Казан аэропортында Пензага рейслар ачыла

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

15 августта "Казан" халыкара аэропортында Пензага рейслар ачыла.

Очышларны "Оренбуржье" авиакомпаниясе (Оренбург өлкәсенең "Оренбург аэропорты" ДУП) гамәлгә ашырачак. Ике моторлы заманча L-410 самолетында рейсларны атнасына биш мәртәбә: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм ял көннәрендә башкару күздә тотыла.

Билетлар сатуда инде. Авиакомпания очышларының тулы расписаниесе һәм өстәмә мәгълүматлар белән ташучының рәсми сайтында танышырга була, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/60350-v-aeroportu-kazani-otkryvayutsya-rejsy-v-penzu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International