Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында җиткерелә торган кайнар суга тарифлар килештерү хакында.
2. "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы ш., 63 микрорайон адресы буенча урнашкан Чаллы шәһәренең 63 микрорайонында (күп катлы 63-07, 63-08, 63-09, 63-10 торак йортлар өчен) су белән тәэмин итү һәм су бүлү" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү килештерү хакында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.