15 июльдән 19 июльгә кадәр Казанда Бакый Урманчы урамында 5, 6, 7 һәм 8 номерлы йортлары янәшәсендә автотранспорт хәрәкәте ябыла.
Бу хәл җир өсте җәяүлеләр кичүендә башкарылган эшләргә бәйле, дип хәбәр иттеләр Капиталь төзелеш һәм үзгәртеп кору идарәсендә.
Якынрак йортларга бару өчен автомобильчеләргә Г.Ахунов һәм М. Булатов урамнарындагы юллардан файдаланырга киңәш ителә.