20 июльдә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларын су белән тәэмин итү туктатылачак

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

20 июльдә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу хәл суүткәргеч челтәрендә эшләр башкарылуга бәйле.

20 июльдә 9.00 сәгатьтән башлап 21 июльдә 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адресларга су бирү туктатыла: Зеленая ур., 1, 1 корп., 2, 4, 6, 7, 8, Калинин ур., 30, 48, 1-я Привольная ур., 20а (№283 балалар бакчасы).

Су тутырылган авиоцистерналар килгән заявкаларга карап урнаштырылачак, дип хәбәр итә "Водоканал" МУП матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International