19 июльдә кайбер Казан йортларында ут булмаячак. Шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда ут сүндереләчәк.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында түбәндәге адресларда яшәүчеләр утсыз калачак: Айдаров ур., 161-187, 134-158, 2-я Армавирская ур., 128-142, 143-167, Арбат ур., 1-27, 67-75, Бадаев ур., 3-27, 4-18, Балакирев ур., 2-10, 3-11, Вильямс ур., 1-29, 2-24, Давыдов ур., 49-71, 40-58, Добролюбов ур., 1-25, 4-28, Минин ур., 1-27, 2-28, Пятигорская ур., 1-27, 2-24, Суворов ур., 41-73, 42-46, Шаумян ур..
9.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Агрономическая ур., 80, 2-я Газовая ур., 7.
8.00 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Әмирхан пр., 25, 27, Ямашев пр., 54/2, 54/3 (II һәм V подъездлар), 54/4. Ә 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә түбәндәге адресларда электрдан өзәчәкләр: Әмирхан пр., 35, 37. Моннан тыш, 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Дуслык бистәсенең түбәндәге адресларында яшәүчеләр утсыз калачак: Звениговская ур., 1-23, 2-26, Комбинат ур., 1-25, 4-34, Силикат ур., 1-31, 2-24, Транспорт ур., 1-31, 2-32.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адресларында яшәүчеләр электрсыз калачак: Р.Зорге ур., 86, Ю.Фучик ур., 87. Шул ук вакытта Борисково бистәсенең Бодрая, Болгар, Горийская, Алабуга, 2-нче Алабуга, Запорожская, Ушаков урамнарында урнашкан йортларда да электр булмаячак.
9.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге адресларында ут булмаячак: Волочаевская ур., 6, Спортивная ур., 33. 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә Зур Дәрвишләр бистәсенең Заречная һәм Новая урамнарында электр энергиясе булмаячак.
Моннан тыш, Казанның Вахитов, Яңа Савин һәм Совет районнарындагы кайбер сәнәгать һәм хакимият биналары да электрдан өзеләчәк.
Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.
http://www.kzn.ru/news/60062-19-iyulya-v-ryade-domov-kazani-otklyuchat-elektrichestvo