Казанның Академик Глушко урамы 8 августка кадәр хәрәкәт итүчеләр өчен ябык булачак

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

19 июльдән башлап 8 августка кадәр Казанда Академик Глушко урамының Зәкиев урамындагы 7 номерлы йортка кадәрге җирендә транспорт йөрү өлеше өлешчә ябык булачак.

Юлны ябу эшләре җылылык трассасын капиталь ремонтлауга бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Автомобильчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә кушалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International