21 июльдә 22.00 сәгатьтән башлап 24 июльдә 6.00 сәгатькә кадәр Казанда Стадион урамы буенча 1 номерлы йорт янәшәсендә Тополевая урамының транспорт йөри торган өлеше тулысынча ябыла. 28 июльдә 22.00 сәгатьтән башлап 2 августта 6.00 сәгатькә кадәр 53 номерлы йорт янәшәсендә Малиновая урамы хәрәкәт итүчеләр өчен тулысынча ябык булачак.
Юл ябу эшләре Дәрвишләр бистәсендәге ябык йөзү бассейнына явым-төшем канализациясен җиһазлау белән бәйле, дип хәбәр итәләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Автомобильчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә кушалар.