Июль аеның 24еннән 31енә кадәрге чорда Казанда Достоевский урамының транспорт йөри торган өлеше ябык. Хәрәкәт өлеше 60 номерлы йорт янәшәсендә чикләнгән.
Юлны ябу эшләре кабельле канализация салу эшләре үткәрелүгә бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты. Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.
Хәрәкәтне оештыру схемасы (http://old.kzn.ru/upload/documents/39379.jpg).