Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда "Энерготранзит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү хакында.
2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту максатларында электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативларын һәм электр энергиясен куллану нормативларын раслау турында” 07.10.2016 № 6-79/тп карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3.Татарстан Республикасы территориясендә лифтлар һәм кайнар су белән тәэмин итү максатларында электрдан җылытучы һәм кайнарлатучы җайланмалар белән тәэмин ителмәгән, яктырту, норматив технологик югалтулар, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүнең насос җайланмасы һәм башка җайланмалар төркемендә күпфатирлы йортның гомуми милегенә караучы җайланмалар төркеме булган күпфатирлы йортлар өчен; лифтлар белән тәэмин ителгән һәм кайнар су белән тәэмин итү максатларында электрдан җылытучы һәм кайнарлатучы җайланмалар белән тәэмин ителмәгән, яктырту, норматив технологик югалтулар, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүнең насос җайланмасы, лифтларның ток җайланмасы һәм башка җайланмалар төркемендә күпфатирлы йортның гомуми милегенә караучы җайланмалар төркеме булган күпфатирлы йортлар өчен халык тарафыннан йортның гомуми ихтыяҗларына электр белән тәэмин итү коммуналь хезмәтеннән файдалану нормативларын раслау хакында.