Су белән тәэмин итү һәм су бүлү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар һәм тоташтырырга планлаштырган мөрәҗәгать итүчеләр өчен мәгълүмат

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба - Дәүләт комитеты) салкын су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең үзәкләштерелгән системаларына тоташтыру мәсьәләсе буенча түбәндәгеләр хакында хәбәр итә.

Салкын су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең үзәкләштерелгән системаларына тоташтырган өчен түләү түбәндәгеләрдән чыгып хисаплана:

  1. тоташтыруга билгеләнгән тарифлар нигезендә;
  2. тарифларны җайга салучы орган тарафыннан аерым тәртиптә билгеләнә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 13 маендагы 406 номерлы карары белән расланган Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә бәя хасил итү нигезләрендә билгеләнгәнчә, объектларының тоташтырыла торган басым зурлыгы тәүлегенә 250 куб метрдан артып китә торган һәм (яисә) объектлары су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең тышкы диаметры 250 мм артып китә торган челтәрләреннән файдаланып тоташтырыла торган мөрәҗәгать итүчеләргә карата тоташтырган өчен түләү күләме тарифларны җайга салучы орган тарафыннан аерым тәртиптә билгеләнә.

Бәя хасил итү нигезләренең 85 пункты нигезендә Россия Федерациясе субъектында басымның тагын да түбәнрәк дәрәҗәсе билгеләнергә мөмкин, ул вакытта тоташтырган өчен түләү тарифларны җайга салучы орган тарафыннан аерым тәртиптә билгеләнә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 22 апрелендәге 239 номерлы карары нигезендә объектларның тоташтырыла торган басым зурлыгы тәүлегенә 50 куб метрга кадәр киметелде, аларга тоташтырган өчен түләү күләме аерым тәртиптә билгеләнә.

Өстәмә рәвештә шунысын билгеләп үтәбез, тоташтырган өчен аерым түләү составында салкын су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең үзәкләштерелгән системасының куәте (үткәрү сәләте) артуга бәйле чыгымнар, шул исәптән су белән тәэмин итүнең һәм (яки) су бүлүнең үзәкләштерелгән системасы объектларын техник шартларда каралганча үзгәртеп коруга һәм модернизацияләүгә киткән чыгымнар да исәпкә алынырга мөмкин. 

Шул рәвешле, су үткәрү-канализацияләү хуҗалыгы оешмасы, тоташтырыла торган басымы тәүлегенә 50 куб метрдан артып китә торган объектларны тоташтыру буенча гариза бирүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килгән очракта, Дәүләт комитетына аерым тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү турында гариза җибәрә.

Тарифлар билгеләү турында карар тарифларны җайга салучы орган тарафыннан тарифларны билгеләү турында тәкъдим һәм тулы күләмдә моны дәлилли торган кирәкле материаллар кергән көннән соң 30 календарь көне эчендә кабул ителә. Тарифларны җайга салучы орган карары нигезендә күрсәтелгән вакыт 30 календарь көненнән артмаган чорга озынайтылырга мөмкин.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: объектларының тоташтырыла торган басымы тәүлегенә 50 куб метрга кадәр тәшкил итүче гариза бирүчеләргә салкын су белән тәэмин итүнең һәм (яки) су бүлүнең үзәкләштерелгән системаларына тоташтырган өчен тарифлар Дәүләт комитеты сайтында "Тарифлар", "Технологик тоташтырган өчен түләү", "Салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен тарифлар" бүлегендә урнаштырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International