Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда "Энерготранзит" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җылы белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү килештерү турында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту максатларында электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативларын һәм электр энергиясен куллану нормативларын раслау турында” 07.10.2016 № 6-79/тп карарына үзгәрешләр кертү хакында.

Мәсьәләләр карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International