2107 елның I яртыеллыгында эш йомгаклары буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсендә мәгълүматлар һәм зарури материаллар тапшыру кирәклеге хакында

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылы белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсендә билгеләнгән вакытларда 2017 елның I яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча мәгълүматлар һәм зарури материаллар тапшыру кирәклеге хакында хәбәр итә. 

Тутыру өчен кирәкле хисапнамә рәвешләре "БМАС" ФДМС системасы аша җибәрелде, шулай ук Дәүләт комитеты сайтында "Документлар", "Җайга салынулы оешмаларга" бүлегендә ("Коммуналь комплекс оешмалары", "Электр һәм җылылык энергетикасы" бүлекчәләре) урнаштырылды.

Хисапнамә тапшыру чоры: 18.08.2017.

Мәгълүмат хаты: 07.07.2017 № 2-27/1828

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International