Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 30 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар билгеләү хакында.

2. Эчә торган суга, техник суга, салкын суны транспорлауга һәм агынты суларны транспортлауга тарифлар билгеләү хакында.

(Кайбыч м.р.: "Казаньзернопродукт" АҖ, Казан ш.: "Үзәк торак-коммуналь идарәсе" ФДБУ)

3.1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2016-2018 елларга эчә торган суга, техник суга, су бүлүгә, агынты суларны чистартуга һәм агынты суларны транспортлаганга тарифлар билгеләү турында" 2015 елның 20 ноябрендәге 10-31/кс карарына үзгәрешләр кертү хакында.

3.2. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында "Казан вертолет заводы" халыкка ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International