Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә законнарда билгеләнгән тәртиптә расланган тариф булмаганда су белән тәэмин итү системасына тоташтыру буенча эшчәнлек башкару өлешендә “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында” 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясын бозган “Нижневязовскийжилкомсервис” МУП (Яшел Үзән районы) белән “ЖКХ (инженерные сети)” МУП (Әлмәт районы) оешмаларын административ җаваплылыкка тартты. Күрсәтелгән оешмаларның юридик һәм вазыйфаи затлары РФ КоАП 14 ст. “Бәя хасил итү тәртибен бозу” 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылдылар.
Игътибар итегез, “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында” 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясының 13, 14 пунктлары һәм 31 статьясы нигезендә су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең үзәкләштерелгән системаларына тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча эшчәнлек җайга салынырга тиеш.
Тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү су белән тәэмин итүне һәм (яки) су бүлүне гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан тоташтырыла (технологик тоташтырыла) торган басымның зурлыгын һәм мөрәҗәгать итүченең капиталь төзелеш объектын тоташтыру (технологик тоташтыру) ноктасыннан суүткәрү һәм (яки) канализация челтәрләрен үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм (яисә) су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) ноктасына кадәр булган аралыкны исәпкә алып исәпләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.04.2017 № 239 карары нигезендә билгеләнгәнчә, объектларының тоташтырыла (куштырыла) торган басым зурлыгы тәүлегенә 50 куб метрдан артып китүче мөрәҗәгать итүчеләргә карата тоташтырган өчен түләү күләме аерым тәртиптә билгеләнә.
Салкын су белән тәэмин итүне һәм (яисә) су бүлүне гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан мөрәҗәгать итүчедән тоташтыруга (технологик тоташтыруга) бәйле бүтән түләүләрне алу рөхсәт ителми.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган тиешле тариф булмаганда үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү (су бүлү) системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) эшчәнлеге бәя хасил итүнең билгеләнгән тәртибен бозу булып тора һәм РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше буенча гражданнарга биш мең сум күләмендә; вазыйфаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салынып яисә өч елга кадәр квалификацияләреннән мәхрүм итеп; юридик затларга йөз мең сум күләмендә административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була.