ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты административ хокук бозу турында эшләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә “Санта 2” ҖЧҖен законнарда билгеләнгән тәртиптә расланган тариф булмыйча агынты суларны бүлү (чистарту) буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өлешендә “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында” 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясын бозган дип таныды. “Санта 2” ҖЧҖенең юридик һәм вазыйфаи заты РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше буенча, гомуми 150 мең сумлык административ штрафлар салынып, административ җаваплылыкка тартылдылар.
Унберенче Арбитраж апелляция суды һәм Татарстан Республикасының Югары Суды ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан гаепле затларга карата чыгарылган карарларның хокуклы булуын расладылар.
Игътибар итегез, “Су белән тәэмин итү һәм су бүлү турында” 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законның 31 статьясы нигезендә су бүлү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләренә түбәндәгеләр керә:
1) су бүлү, шул исәптән агынты суларны чистарту, агынты су юшкыннары белән эш итү;
2) агынты суларны кабул итү һәм транспортлау;
3) үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру).
Су бүлү өлкәсендә түбәндәге тарифлар җайга салынырга тиеш:
1) су бүлүгә тариф;
2) агынты суларны транспортлаганга тариф;
3) үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тариф.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган тиешле тариф булмаганда су бүлү өлкәсендә эшчәнлек башкару бәя хасил итүнең билгеләнгән тәртибен бозу булып тора һәм РФ КоАП 14.6 ст. 2 өлеше буенча гражданнарга биш мең сум күләмендә; вазыйфаи затларга илле мең сумнан башлап штраф салынып яисә өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итеп; юридик затларга йөз мең сум күләмендә административ штраф салып, административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була.