2017 елның 27 маенда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында булып узган Урман биләмәләрен җыештыру көнендә катнашты.
Җыештыру өчен “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУның Матюшино кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясе сайлап алынды.
Бу табигатьне саклау чарасының максаты булып Татарстан урманнарында иминлекле санитария-экология торышын булдыру тора.
Республика урманнарының санитар торышы табигый һәм антропоген факторлар комплексы белән билгеләнә. Табигый күренешләрдән корылыклар, салкыннар, давыллар урманнарның торышына тискәре йогынты ясый. Соңгы елларда үсеп килүче рекреация басымы урманнарның санитар торышына зур йогынты ясый, нәтиҗәдә урманнар көнкүреш калдыклары белән пычрана.
Әлеге акция республиканы баланслы рәвештә социаль-икътисадый яктан үстерүгә һәм гражданнарның иминлекле әйләнә-тирәлеккә булган конституциячел хокукларын тормышка ашырырга булыша.