Оренбург шәһәрендә “Монополиягә каршы законнарны куллану тәҗрибәсе. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тарифларны монополиягә каршы һәм төбәктә җайга салу. Хокук куллану һәм суд тәҗрибәсе” темасына семинар-киңәшмә старт алды

2017 елның 26 мае, җомга

Оренбург шәһәрендә төбәкнең семинар-киңәшмәсендә монополиягә каршы ведомство тарифларны җайга салуның стимуллаштыручы яңа концепциясен күрсәтте.

2017 елның 25 маенда Оренбург шәһәрендә “Монополиягә каршы законнарны куллану тәҗрибәсе. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тарифларны монополиягә каршы һәм төбәктә җайга салу. Хокук куллану һәм суд тәҗрибәсе” темасына семинар-киңәшмә старт алды. Чарада Россиядәге монополиягә каршы, суд һәм башкарма хакимият органнарыннан 170тән артык вәкил катнашты.

Семинарны Россия ФМХ җитәкчесе урынбасары Андрей Цыганов һәм Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг ачты.

Үзенең докладында ФМХ башлыгы урынбасары билгеләп узганча, безнең илдәге монополиягә каршы законнар иң яхшы дөньяви тәҗрибәләргә туры килә. “Россиянең ФМХ хезмәте хокук куллануда колоссаль тәҗрибәгә ия. 2016 елда Көндәшлекне яклау турындагы законны бозулар буенча 9 меңнән артык эш кузгаттык, дәүләт сатып алулары өлкәсендә хокук бозу билгеләре буенча белдерелгән 60 мең тирәсе шикаятьне карап тикшердек. Бу әле безнең эшебезнең бер генә өлеше, чөнки безнең контрольлек өлкәсенә Сәүдә турында закон, рекламага һәм намуссыз көндәшлеккә бәйле мәсьәләләр дә керә, – дип дәвам итте Андрей Цыганов. – Ике ел элек Россия Федерациясе Президенты дәүләт оборонасы заказы һәм тарифларны җайга салу өлкәсендәге вәкаләтләрне Россиянең ФМХ хезмәтенә тапшыру турында карар кабул итте.”

“Безнең вазыйфаларыбыз күп төрле булуга карамастан, Россия ФМХ хезмәтенең төп эшчәнлек максаты – ул көндәшлекне үстерү. Һәм монда төп проблема килеп калка: яхшы законнар һәм нәтиҗәле хокук куллану тәҗрибәсе булганда көндәшлек начар үсеш алган, – диде хезмәт башлыгы урынбасары. – Барлык федераль һәм төбәк хакимият органнарын көндәшлекне үстерүгә җәлеп итү бу проблеманың хәл ителеше булачак. Аларны бу процессны тормышка ашыруга җәлеп итү өчен без Көндәшлекне үстерүнең илкүләм планы проектын эшләдек, ул килештерүнең барлык стадияләрен диярлек узды. Якын киләчәктә ул кабул ителер дип ышанабыз без. Төбәкнең Көндәшлек үстерү стандарты гамәлдә инде.”

Шулай ук, Андрей Цыганов билгеләп узганча, Россия Федерациясендә көндәшлек торышы турында Россия ФМХ хезмәте РФ Хөкүмәтенә узган елның көзендә тапшырган Доклад нәтиҗәләре буенча тармак министрлыкларына көндәшлекне үстерү буенча “юл карталарын” әзерләү йөкләмәсе бирелгән.

“Финанс хезмәтләре базарында һәм хезмәт өлкәсендә мондый документлар хәзер расланды инде. Мондый документлар формаль булмасын һәм аларны тормышка ашыру көндәшлек өчен уңай нәтиҗәлегә әверелсен өчен без барлык кирәкле чараларны да күрәчәкбез”, – дип хәбәр итте монополиягә каршы хезмәт башлыгы урынбасары.

 “Төбәкләргә Көндәшлекне үстерү стандартын кертүдә иң яхшы тәҗрибәләр турында фикер алышу безнең чара темаларының берсе булачак. Бу бик әһәмиятле документ. Дәүләт структуралары, гражданнар һәм эшкуарлык бергәлеге белән берлектә, төбәк базарларында көндәшлекне үстерү буенча төрле бурычларны куячак һәм хәл итәчәк”, – дип ассызыклады Андрей Цыганов.

Докладының икенче өлешендә ул тарифларны җайга салу темасына тукталды. “Россиянең монополиягә каршы хезмәте Россия Федерациясе субъектларында контрольлек чаралары уздырды һәм тарифларны билгеләгәндә күп кенә җитешсезлек очракларын ачыклады. Асылда, без күрше яисә чагыштырма шартларда булган төбәкләрдәге тарифларда сизелерлек аермалар ачыкладык. Шуңа бәйле рәвештә 2017 ел өчен монополиягә каршы хезмәтнең төп бурычы – “Бәяләрне (тарифларны) дәүләти җайга салу турында” Федераль закон проекты өстендә эшләүне төгәлләү. Ул тарифларны җайга салуга карата унификацияләнгән ысулларны билгеләргә һәм тарифларны билгеләү кагыйдәләрен беркетергә, аларны куллануны контрольдә тотарга һәм бәхәсләрне хәл итәргә булышачак. Монополиягә каршы ведомство фикеренчә, мондый документ кулланучыларның һәм җайга салынулы оешмаларның хокукларын гарантияләүнең тагын да югары дәрәҗәсен тәэмин итеп, булган кимчелекләрне юкка чыгарачак”, – дип йомгак ясады Андрей Цыганов.

Тарифларны җайга салу темасын Россия ФМХ хезмәтенең Төбәктә тарифларны җайга салу идарәсе башлыгы Юлия Юдина дәвам итте. Ул күрсәтеп киткәнчә, тарифларны билгеләгәндә кулланучылар актив катнашырга тиеш, бу исә тарифларны җайга салуга узыш һәм стимуллаштыру холкын бирергә булышачак.  Юлия Юдина шулай ук чарада катнашучыларга тарифларны билгеләү процедурасының мәгълүматлаштырылган булырга тиешлеге хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, тариф заявкасы мәгълүмат системасында бастырып чыгарылырга һәм җайга салучының экспертлык бәясенә дучар ителергә тиеш. Шушы эшләр аркасында яңа контролерлар – кулланучылар, шул исәптән гражданнар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары барлыкка киләчәк, алар табигый монополияләрнең чыгымнар статьясын җентекләп тикшерә һәм аларга үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашырганда финанс чараларын куллану нәтиҗәлелеге буенча сорауларын җиткерә алачак.

“Тарифларны билгеләү кагыйдәләре иң беренче чиратта ТКХ өлкәсенә булган ышанычларын арттыру өчен безнең гражданнарга аңлаешлы һәм ачык булырга тиеш”, – дип өстәде Юлия Юдина.

Россия ФМХ хезмәтеең Хокук идарәсе башлыгы Артем Молчанов монополиягә каршы законнарда булган һәм булачак үзгәрешләргә җентекләбрәк тукталды. Ул “дүртенче монополиягә каршы пакет”ның төп нигезләмәләрен искә төшерде һәм аны куллану статистикасын китерде.

ТКХ өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Александр Федяков кабул ителгән Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары турында сөйләде, алар “инвестицияләргә алмашка тариф” принцибын тормышка ашыруны күздә тота. Шулай итеп, быелның язында ГУПларның һәм МУПларның тарифларында исәпнең эшкуарлык табышын исәпкә алмау мөмкинлеген бирә торган документ кабул ителгән, бу исә кулланучылар өчен тарифларны киметү мөмкинлеген бирәчәк.

Шулай ук, төбәк семинар-киңәшмәсендә монополиягә каршы хезмәт башлыгы урынбасары Андрей Цыганов көндәшлекне үстерүдә махсус казанышлар өчен Россиянең Оренбург УФАС җитәкчесе Владимир Окшинга ведомство бүләге –  Россия ФМХ хезмәтенең Мактау грамотасын тапшырды.

http://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=50191

Фото Россия ФМХ сайтыннан (http://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=50191)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International