Казанда Авиатөзелеш районындагы өч урам буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнеп торачак

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Казанда Авиатөзелеш районындагы өч урам буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнеп торачак.

Шулай итеп, 26 майда 22.00 сәгатьтән башлап 28 майның 6.00 сәгатенә кадәр Побежимов урамы буенча машиналар йөри торган өлештә Кече Армавир урамы белән кисешкән урынга кадәр тулысынча ябык булачак. (Хәрәкәтне оештыру схемасы).

27 майда 22.00 сәгатьтән башлап 29 майның 6.00 сәгатенә кадәр Кубан урамы буенча Кече Армавир урамы белән кисешкән урынга кадәр хәрәкәт итү өлешен ябачаклар. (Хәрәкәтне оештыру схемасы).

Шулай итеп, 27 майда 22.00 сәгатьтән башлап 29 майның 6.00 сәгатенә кадәр Үзәк Мариуполь урамы буенча машиналар йөри торган өлештә Побежимов урамы белән кисешкән урынга кадәр тулысынча ябык булачак. (Хәрәкәтне оештыру схемасы).

Юлны ябу җылыкитерткечне үзгәртеп коруга бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты. Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.

http://www.kzn.ru/news/59202-v-kazani-vremenno-ogranichat-dvizhenie-transporta-po-trem-ulitsam-aviastroitelnogo-rajona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International