Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "Казан медицина аппаратурасы заводы" ачык акционерлык җәмгыяте өчен җыентык суларны транспортлаганга тарифлар килештерү хакында.
2. "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Чаллы ш, 63 микрорайон адресы буенча урнашкан Чаллы ш. 63 нче микрорайонының (63-07, 63-08, 63-09, 63-10 күпкатлы торак йортлар өчен) су белән тәэмин итүе һәм су бүлүе" объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
3. "Лизинг-Трейд" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Н.Столбов урамы буенча күчмә катлы торак комплексы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
4. "Лизинг-Трейд" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Н.Столбов урамы буенча күчмә катлы торак комплексы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
5. "СмартГрупп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Идел буе районындагы Габишев урамы буенча "Лента" сәүдә комплексы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
6. "СмартГрупп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Идел буе районындагы Габишев урамы буенча "Лента" сәүдә комплексы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.