Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:
1. 2017 елга югалган җылылык энергиясен компенсацияләү максаты белән җылылык энергиясен сатып алучы җылылык челтәрләре оешмаларына “Татэнерго” акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар билгеләү хакында
Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде, ул дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.