Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итүнең һәм су бүлүнең үзәкләштерелгән системаларына аерым тәртиптә тоташтыру мәсьәләсендә түбәндәгеләр хакында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.05.2013 № 406 карары белән расланган Су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең 85 пункты нигезендә Россия Федерациясе субъектында тоташтырган өчен тарифларны җайга салу органы тарафыннан түләү аерым билгеләнә торган чик дәрәҗәдәге басым дәрәҗәсе белән чагыштырмача басымның түбәнрәк (югарырак) дәрәҗәсе билгеләнергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.04.2017 № 239 карарында билгеләнгәнчә, объектларының тоташтырыла (кушыла) торган басым зурлыгы тәүлегенә 50 куб метрдан артып китүче гариза бирүчеләргә карата тоташтырган өчен түләү күләме аерым тәртиптә билгеләнә.
Бу карар үз көченә керүгә бәйле рәвештә, тоташтырыла торган басымы тәүлегенә 50 куб метрдан артып китүче зурлыктагы объектларның гариза бирүчеләренә тоташтырган өчен тариф ставкаларын куллану нигезле түгел.
Тоташтырыла торган басымнары тәүлегенә 50 куб метрдан артып китә торган объектларны тоташтыру буенча мөрәҗәгать итүчеләрдән мөрәҗәгатьләр килгән очракта су үткәрү-канализацияләү хуҗалыгы оешмаларына Дәүләт комитетына аерым тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү буенча гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.