Быел коммуналь тармакта күп кенә күләмдә тармакара үзгәрешләр гамәлгә ашырыла, шулай ук законнарга төзәтмәләр кертелә. Эштәге барлык яңалыкларны да исәпкә алу өчен үзеңнең профессиональ дәрәҗәңне үстерү зарур, белемнәреңне һәм күнекмәләреңне камилләштерергә, даими рәвештә үзгәреп тора торган шартларга яраклаша белергә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә “ТКХ идарәсе” мәгълүмат порталы 2017 елның 28 июненнән 30ына кадәрге чорда “Россиянең су белән тәэмин итү/су бүлү һәм җылы белән тәэмин итү предприятиеләре белән нәтиҗәле эшләү һәм идарә итү” россиякүләм конференциясен үткәрә.
Шулай ук, чара кысаларында, тармакта агымдагы вәзгыять турында резолюция кабул ителәчәк һәм федераль хакимиятнең тармак органнарына җибәреләчәк.
Чара РФ Президенты каршындагы Россиянең Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә өстәмә һөнәри белем бирүнең “Төзелеш министрлыгы академиясе” фәнни-мәгариф үзәгенең рәсми теләктәшлеге белән үткәреләчәк. Әлеге хезмәттәшлек чарада катнашучыларга Академиядән билгеләнгән үрнәкле квалификацияне күтәрү турында таныклык алу мөмкинлеген бирәчәк.
Катнашу турында тулырак мәгълүматны проект җитәкчесе җиткерер:
Пьянков Игорь Николаевич.
Тел. 8(499) 372-10-39 доб. 176; моб. 8(977) 353-93-95
Email: igor@od-group.ru