Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2016-2018 елларга кулланучыларга, башка җылы белән тәэмин итүче оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан җиткерелә торган җылылык энергиясе өчен тарифлар билгеләү хакында» 30.11.2015 № 5-46/тэ карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Мәсьәлә Килештерү комиссия әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.