Шәһәрнең берничә урамында 20 һәм 21 май көннәрендә Казанда транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу "Казан марафоны-2017" россиякүләм ярышларына әзерләнүгә һәм үткәрүгә бәйле. Тиешле карарга шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин кул куйган.
Вакытлыча чикләмә түбәндәге урыннарда урнаштырылачак:
20 май көнне 20.00 сәгатьтән 21 майның 18.00 сәгатенә кадәр:
Меңьеллык мәйданында автомобиль юлында Кремль дамбасына таба булган юнәлештә (Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр);
21 майда:
3.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр:
Уң Болак урамыннан Чернышевский урамы белән Ташаяк урамына кадәр;
7.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр:
Бауман урамы (Меңьеллык мщйданыннан Батурин урамына кадәр), Батурин урамы буенча (Кремль дамбасыннан К.Маркс урамына кадәр), Батурин урамыннан Кремль урамына кадәр, Кремль урамы буенча Беренче Май мәйданында, Шейкман тыкрыгы буенча, Кремль урамыннан Уң Болак урамына кадәрге өлештә;
8.30 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр:
Меңьеллык мәйданындагы автомобиль юлыннан Кремль дамбасына кадәр Ташаяк урамы буенча, Кремль дамбасы буйлап һәр як юнәлештә, Декабристлар урамы буенча (Кремль дамбасыннан Чистай урамына кадәр һәм ике юнәлештә), С. Хәким урамы буенча ике юнәлештә дә, Пролетар урамы буенча Несмелов урамына кадәр, Кремль яр буе буенча (Кремль дамбасыннан Сәет Галиев урамына кадәр), Сәет Галиев урамы буенча (Ташаяк урамыннан Киров дамбасына кадәрге өлештә, Кремль яр буендагы машиналар йөри торган ике юл арасында), Кремль яр буе буенча (Сәет Галиев урамыннан Меңьеллык мәйданына килеп чыкканчы);
9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр:
Сул Болак урамы буенча (Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәр), Татарстан урамы (Сул Болак урасыннан Мәскәү урамына кадәр ике юнәлештә дә һәм К.Насыйри урамыннан Ш. Мәрҗани урамына кадәрге юнәлештә өлешчә), К. Насыйри урамы буенча (Татарстан урамыннан Сафьян урамына кадәр), Сафьян урамы буенча (К. Насыйри урамыннан Ш. Мәрҗани урамына кадәр), Ш. Мәрҗани урамы буенча (Сафьян урамыннан башлап Н. Назарбаев урамына кадәр), Н.Н. Назарбае урамы буенча Вишневский урамыннан һәм Ш. Мәрҗани урамыннан булган юнәлештә Һ.Такташ урамына кадәр, Һ.Такташ урамы буенча (Т. Миңнуллин урамыннан Пушкин урамына кадәр ике юнәлештә дә), Уң Болак урамы буенча (Пушкин урамыннан Астрономическая урамына кадәр);
9.30 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр:
М. Сәлимҗанов урамы буенча (Т. Миңнуллин урамыннан Н.Назарбаев урамына кадәр үзәккә таба юнәлештә), Н.Назарбаев урамы буенча (М. Сәлимҗанов урамыннан Вишневский урамына таба юнәлештә, үзәккә якынрак өлешендә), Вишневский урамы (Н.Назарбаев урамыннан Н.Ершов урамына таба юнәлештә, үзәккә якынрак өлешендә);
10.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр:
Вишневский урамы буенча (Н.Ершов урамыннан "Миллениум" күперенә кадәр үзәккә таба булган өлешендә), "Миллениум" күпере, үзәккә булган юнәлешендә, Әмирхан проспекты буенча ("Миллениум" күпереннән башлап С.Хәким урамына кадәр үзәккә таба булган юнәлештә);
10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр:
Вишневский урамыннан Н.Ершов урамына кадәрге өлештә, Н.Ершов урамы буенча (Вишневский урамыннан Толстой урамына кадәр юнәлештә өлешчә), Толстой урамы буенча (К. Маркс урамыннан Зур Кызыл урамына кадәр), Зур Кызыл урамы буенча (Толстой урамыннан Батурин урамына кадәр), Батурин урамы буенча (Зур Кызыл урасыннан Кремль яр буенча кадәр);
10.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр:
Батурин урамы буенча (Кремль яр буеннан Дзержинский урамына кадәр), Дзержинский урамы буенча (Кремль урамына таба якын өлешендә Батурин урамыннан Лобачевский урамына кадәр), Лобачевский урамы буенча (Дзержинский урамыннан Астрономическая урамына кадәр), Астрономическая урамы буенча (Лобачевский урамыннан Уң Болак урамына кадәр), Уң Болак урамы буенча (Астрономическая урамыннан Чернышевский урамына кадәр).
http://www.kzn.ru/news/58937-20-i-21-maya-v-kazani-budet-ogranicheno-dvizhenie-po-ryadu-ulits-goroda