Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы "Свияжски авыл җирлеге" муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан причалны бирү буенча "Татфлот" суднолар йөртү компаниясе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик дәрәҗәдә максималь тариф килештерү хакында.
2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәттән файдалану нормативларын раслау турында” 07.10.2016 № 6-79/тп карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.