ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Урман утырту көне” акциясендә катнашты

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Урман утырту көне” акциясендә катнаштылар.

Быел яшь үсентеләрне утырту өчен өч территория бүлеп бирелде: “Иске Казан” урманчылыгында, Биектау районында һәм Матюшино урманчылыгында – барлык 20 гектар мәйдан.

Тулаем алганда, урман утыртуда 30 меңнән артык татарстанлы катнашты, алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, хакимият органнары һәм коммерция структуралары вәкилләре дә бар иде. Акциянең максаты туган якның урман ресурсларын җитештерү һәм үрчетү генә түгел, ә гражданнарда урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына ьщлеп итъ, экологик торышны һәм халык яшәгән тирәлекне яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International