Май бәйрәмнәре уңаеннан Казан автовокзалларында өстәмә рейслар кертелә

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Май бәйрәмнәре уңаеннан Казан автовокзаллары өстәмә рейслар оештырганнар. Автобуслар "Көнчыгыш" һәм "Көньяк" вокзалларыннан китәчәк.

"Көнчыгыш" автовокзалында 28,29 апрельдә, 3, 5 һәм 6 майда Чаллыга, Актанышка, Менделеевскига һәм Минзәләгә өстәмә рейслар билгеләнгән. Мәгълүматларны вокзалның белешмәләр хезмәтеннән, 8 (843) 233-41-17, 8962-559-30-37 телефоннары буенча алырга мөмкин.

"Көньяк" автовокзалыннан өстәмә автобуслар 28 һәм 29 апрельдә Тольяттига, Нурлатка, Чистайга, Түбән Камага, Базарлы Матакка, Болгарга һәм Чирмешәнгә китәчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Мәгълүматларны вокзалның белешмәләр хезмәтеннән, 8 (843) 237 33-23, 237-33-20 телефоннары буенча алырга мөмкин.

http://www.kzn.ru/news/58808-kazanskie-avtovokzaly-vvodyat-dopolnitelnye-rejsy-v-preddverii-majskih-prazdnikov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International