Май бәйрәмнәрендә герой-калаларга поездларда бару билетларын махсус бәяләр буенча сатып алу мөмкинлеге булачак

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

"Уңышлы сишәмбе" акциясе кысаларында 25-27 апрель көннәрендә пассажирлар герой-шәһәрләр: Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Волгоградка, Смоленскига, Мурманскига, Новороссийскига һәм Тулага йөрүче пассажирлык поездарының утыргычлы купе һәм вагон билетларын махсус бәяләр буенча рәсмиләштерә ала.

Акциядә 6, 7, 8, 10, 11 һәм 12 майда китә торган 28 поезд катнаша. Купеда өске полкаларга билетлар бәясе – 945 сумнан, утыру урыннары булган вагон бәяләре 345 сумнан башлана.

Барлык поездлар һәм билетларның бәяләре хакындагы тулырак мәгълүматларны "РТЮ" ААҖ рәсми сайтында, "Пассажирларга" бүлегендә алырга мөмкин, дип хәбәр итә ГТЮ Казан төбәгендәге матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news

фото:http://mayaksbor.ru/news/society/bilety_na_poezda_dalnego_sledovaniya_podorazhayut_pochti_na_4/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International