Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. 2017 елга "Колшәриф ТКХ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында.
2. "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
3. "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
4. “Мамадыш су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында
5. “Мамадыш су каналы” акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
6. "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш. 63 нче микрорайонында №63-07 һәм №63-08 күпкатлы торак йортлар"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
7. "ДОМКОР" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш. 63 нче микрорайонында №63-07 һәм №63-08 күпкатлы торак йортлар"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.