Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда Татарстан Республикасының "Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлегендә автомобиль транспорты белән пассажирларны һәм багажны даими ташуларга чик дәрәҗә максималь тарифлар билгеләү хакында.
2. "Кама Кристалл Технолоджи" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., Производственный проезд, 38 й. адресу буенча Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү"не "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
2. "Кама Кристалл Технолоджи" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., Производственный проезд, 38 й. адресу буенча Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү"не "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
4. "Лента" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., Чаллы проспекты, 15 й. адресы буенча урнашкан сәүдә комплексы"н "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
5. "Татэнерго" акционерлык җәмгыяте объекты – Казан ш., Лебедев ур., 18 й. адресы буенча урнашкан Казанская ТЭЦ-1"не "Казан синтетик каучук заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су (техник су) белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.