Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты "Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетыннан һәм ташучылар – "Электротранспорт" МУП, "Пассажирские перевозки" ҖЧҖ, "Электротранспорт" ҖЧҖләрнең Татарстан Республикасы "Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлегендә даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда пассажирлар белән багажны автомобиль транспортында даими ташуларга карата чик дәрәҗәдә максималь тарифлар билгеләү турындагы гаризасын карап тикшерде.
Дәүләт комитетының 21.04.2017 № 7- /т карары нигезендә Чаллы шәһәрендә пассажирлар белән багаж ташуларга бөтен төр транспортларга – автобусларга һәм трамвайларга бердәм тарифлар билгеләнде, түбәндәгечә:
билетны транспорт салонында акчага сатып алганда – 22 сум;
юл өчен дәвамлы файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә, 1 бару өчен – 20 сум.
юл өчен 50 мәртәбә бару өчен дәвамлы файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә – 15 сум.
Пассажирлар белән багажны трамвайларда ташуларга тарифларны арттыру хәрәкәт итү составы паркын яңарту зарурлыгы булу белән аңлатыла, аның искерү дәрәҗәсе 80% тәшкил итә, шулай ук энергойөрткечләргә дә бәяләр артты.
Пассажирлар белән багажны автобусларда ташуларга тарифларны арттыру ягулыкка бәяләр артуга, шулай ук газ-мотор ягулыгындагы автобусларга лизинг шартнамәләренә бәйле шартлар белән белән бәйләп аңлатыла.
Аталган тарифлар ташучылар белән, ташучыларның заказчысы – "Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты һәм Татрстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән килештерелде.
Законнар нигезендә тарифлар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында рәсми рәвештә басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.