Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда Татарстан Республикасының "Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлегендә автомобиль транспорты белән пассажирларны һәм багажны даими ташуларга чик дәрәҗә максималь тарифлар килештерү хакында.
2. "Кама Кристалл Технолоджи" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., Производственный проезд, 38 й. адресу буенча Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү"не "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
2. "Кама Кристалл Технолоджи" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., Производственный проезд, 38 й. адресу буенча Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү"не "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
4. "Лента" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., Чаллы проспекты, 15 й. адресы буенча урнашкан сәүдә комплексы"н "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
5. "Татэнерго" акционерлык җәмгыяте объекты – Казан ш., Лебедев ур., 18 й. адресы буенча урнашкан Казанская ТЭЦ-1"не "Казан синтетик каучук заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су (техник су) белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.