29 апрельдән башлап Татарстан башкаласында сезонлы автобус маршрутлары эшли башлаячак, алар шәһәрдә яшәүчеләрне бакчачылык җәмгыятьләренә йөртәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Габделхаков хәбәр итте.
Габделхаков сүзләреннән аңлашылганча, җиде маршрут сафка бастырылачак, аларда 15 автобус йөреп торачак, түбәндәге юнәлешләрдә: №39С маршруты "Ветеринария институты – Станцион Дәрвишләр бистәсе", № 41С маршруты "39 квартал – Щербаковка", № 92С маршруты "Ленин ис. МЙ – Ерак бакчалар", № 106С "Җиңү Проспекты – Арышхазда", № 109С "Совет мәйданы – Яңа Шигали", № 111С "Җиңү Проспекты – Май комбинаты".
"Сезонлы маршрутларның эш режимы 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр билгеләнде, сезонлы бакчачылык маршрутлары буенча пассажирларны ташуга карата тариф узган ел дәрәҗәсендә кала", – дип хәбәр итте Габделхаков.
"Татар-информ" МА