Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ташучы – "Арча АТП" ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча шәһәре" муниципаль берәмлегендә даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда пассажирлар белән багажны автомобиль транспортында даими ташуларга карата чик дәрәҗәдәге максималь тарифларны билгеләү турындагы гаризасын карап тикшерде.
Билетны транспорт салонында сатып алганда юл бәясе акча белән түләгәндә 17 сум, 50 һәм аннан күбрәк мәртәбә бару өчен исәпләнгән озак файдаланыла торган билет ярдәмендә түләгәндә 15 сум тәшкил итәчәк. Тарифларны арттыру гомуми сыйфатлы инфляция процессларына бәйле.
Законнар нигезендә тарифлар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында рәсми рәвештә басылып чыккан датадан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.