Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Даими ташулар буенча муниципаль маршрутларда Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы, "Арча шәһәре" муниципаль берәмлегендә автомобиль транспорты белән пассажирларны һәм багажны даими ташуларга карата чик күләмдәге максималь тарифларны билгеләү хакында.
2. "ТАЛАН-Набережные Челны" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең энергия кабул итү җайланмаларын "КАМАЗ-Энерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.
3. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 49 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №2-12 һәм №14-19 күп фатирлы торак йортлар"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
4. "Торак инвестиция компаниясе – НК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Түбән Кама ш. 49 мкр. тышкы инженерлык челтәрләре булган №2-12 һәм №14-19 күп фатирлы торак йортлар"ны "Су үткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы" акционерлык җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
5. "Кояшлы шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 10 ИК6 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
6. "Кояшлы шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 10 ИК6 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
7. "ТБА" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 17, корпус 1,2 ИК9 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
8. "ТБА" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "№ 17, корпус 1,2 ИК9 торак йорт"ны Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.