Электр челтәрләре оешмалары игътибарына!

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) хәбәр итә: Дәүләт комитетының www.kt.tatarstan.ru рәсми сайтында, "Тариф кампаниясе → Тариф кампаниясе 2018 → Электр энергиясе" бүлегендә җайга салынулы оешмаларга 2018 елга электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү өчен материаллар тапшыру графигы урнаштырылды.  

Искәртеп үтәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 21.01.2004 № 24 карары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларының 10 (2) п. буенча, җайга салынулы оешмалар үзләренең рәсми сайтларында бәяләрнең (тарифларның) күләме, дәвамлы җайга салу параметрлары турында тәкъдимнәрне аталган мәгълүматларны җайга салучы органга тапшырырга 10 көн кала Стандартларның 10 (3) п. каралган рәвештә урнаштырырга бурычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International