Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) тарифлар килештерү хакында.
2. 2017 елга "Энергоресурс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә тарифлар килештерү хакында.
3. 2017-2021 елларга "Күп тармаклы торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү җитештерү берләшмәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү хезмәтләренә тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.