Тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча 2016 елга мәгълүмат тапшыру хакында

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Җылы белән тәэмин итү челтәрләренә, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү буенча үзәкләштерелгән системаларга, газ бүлү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча түләүне, шул исәптән аерым проектлар буенча тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча түләүне җайга салу өлешендә федераль законнар үтәлешен контрольдә тоту максатларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Сездән 2016 ел өчен тоташтыруга (технологик тоташтыруга) кагылышлы түбәндәге мәгълүматларны тапшыруыгызны сорый:

  1. 2016 елда төзелгән шартнамәләр буенча гариза бирүчеләр реестры, ялгау (тоташтыру) хакын һәм куәтен күрсәтеп;
  2. тоташтыруга (технологик тоташтыруга) электрон рәвештә төзелгән шартнамәләр;
  3. тоташтыруга (технологик ялгауга) карата техник шартлар;
  4. үтәлгән шартнамәләр буенча башкару схемалары;
  5. 2016 елда үтәлгән шартнамәләр буенча башкарылган эшләр турында актлар (КС-2, КС-3 рәвешләре), материалларга һәм җайланмаларга счет-фактураларны, материалларны һәм җайланмаларны китертү шартнамәләрен, сатып алулар һәм үткәрелгән сатуларның нәтиҗәләре буенча документларны теркәп;
  6. 60 "Җиткерүче һәм подрядчы белән исәп-хисап ясау" счетыннан башкарылган эшләр турында актлар һәм үткәрелгән түләүләр буенча өземтә;
  7. 90 "сату" счетыннан өземтә.

Мәгълүматларны кәгазьдә Дәүләт комитеты адресына 2017 елның 28 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

Мәгълүмат хаты 

(сылтама - http://kt.tatarstan.ru/rus/informatsionnie-pisma.htm)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International