Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 17 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2017 елга "ЖКПСП "ИНФОСЕРВИС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар билгеләү хакында.

2. 2017-2020 елларга “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү хезмәтләренә тарифлар билгеләү хакында.

3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарлары үз көчләрен югалтуын тану турында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International