Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. 2017 елга "ЖКПСП "ИНФОСЕРВИС" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга тарифлар килештерү хакында.

2. 2017-2020 елларга “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, йогышсызландыру һәм күмү хезмәтләренә тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International