Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) җайга салынулы оешмаларга 2017 елның гыйнварыннан башлап айлык хисапнамәне – 46-ТЭ рәвеше буенча җылылык энергиясен файдалы җибәрү турында белешмәләрне – Россия ФМХ адресына 46ТЕ.STX шаблоны рәвешендә Россия ФМХ БМАС ФДМС системасы буенча җибәрү кирәклеге хакында хәбәр итә.
Шушы рәвешле белешмәләрне тапшыру чорлары Росстатның 23.12.2016 № 848 боерыгы белән расланган – хисап аеннан соң килүче айның 30 нчы көне, хисап елы өчен – 01 март.
Хисап чоры өчен мәгълүмат тапшыруның максималь интервалы Россия МФХ тарафыннан билгеләнгән: мәгълүматларны җыю тәмамланган көннән башлап 90 көннән дә соңга калмыйча.
Дәүләт комитеты билгеләп үткәнчә, расланган чорларда № 46-ТЭ статистика үрнәге буенча мәгълүмат тапшырмау, шулай ук төгәл булмаган мәгълүматларны тапшыру Россия Федерациясе законнарын бозу булып санала, аның өчен Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 19.7 статьясында җаваплылык каралган һәм, әлбәттә инде, вазыйфаи һәм юридик затларга карата Россия Федерациясе законнарында каралганча җаваплылык чаралары күрелергә мөмкин.
Россия МФХ 01.03.2017 № ВК/12683/17 хаты