2017 елның 3 мартында Мәскәүдә Россия МФХ территориаль органнары вәкилләре һәм РФ субъектлары башкарма хакимиятенең тарифларны хсаил итү өлкәсендәге органнары җитәкчеләре катнашында "Тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре" темаcына семинар-киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов һәм рәис урынбасары Лилия Борисова катнашты.
Киңәшмәдә монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, Россия МФХ җитәкчесе урынбасарлары – Анатолий Голомолзин, Сергей Пузыревский, Виталий Королев катнашты.
Тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләренә багышланган семинар кысаларында Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин "Тарифларны җайга салу: хәзерге тәҗрибә һәм яңа тарифлар сәясәте перспективалары" темасына доклад белән чыгыш ясады.
Ул 2015-2016 елларда Россия МФХ тарафыннан җайга салынучы инфраструктура оешмалары өчен бәяләр (тарифлар) билгеләү буенча карарлар кабул итү эшенең Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә һәм чорларда гамәлгә ашырылуы хакында сөйләде. Шул ук вакытта җайга салынулы эшчәнлек өлкәсендә хезмәтләрдән файдаланучылар советларының Россия МФХ идарәсе утырышларында катнашуын һәм дәвамлы тарифлар сәясәтен башлап җибәрүне ул әлеге этапта МФХ эшендәге үзенчәлекләргә кертте. Яңа тарифлар сәясәтен үткәрү өчен Россия МФХнең Тарифларны җайга салу буенча методика советын, шулай ук Биржа комитетын төзү әһәмиятле булып тора. Шулай ук хәзерге вакытта тарифларны җайга салу өлкәсендәге норматив-хокукый актларга анализ ясала һәм аларга үзгәрешләр кертелә.
Анатолий Голомолзин үзенең чыгышында дәүләтнең тарифлар сәясәтен үткәргәндә Россия МАП элемтә һәм транспорт өлкәсендәге тарифларны җайга салу буенча гамәлдәге тәҗрибәдән файдалану, шулай ук МФХ вәкилләренең Россия ФСТ идарәсе һәм РЭК идарәләре эшендә катнашу тәҗрибәсен тотрыклылыкка булыша дип билгеләде. Тарифлар сәясәтенең яңа сыйфаты Россия МФХнең 44-ФЗ һәм 223-ФЗ законнарының (дәүләт ихтыяҗлары, дәүләт катнашулы компанияләрнең һәм табигый монополияләрнең ихтыяҗлары өчен дәүләт сатып алулары) үтәлешен күзәтүгә бәйле вәкаләтеннән бер үк вакытта файдаланганда синергетика нәтиҗәлелеге; дискриминацияле булмаган файдалану мөмкинлеге кагыйдәләренә (135-ФЗ) карата даими рәвештә үткәрелә торган контрольлек; монополиягә каршы законнарны табигый монополияләр тарафыннан бозуларны чикләү тәҗрибәсе (135-ФЗ) аркасында барлыкка килә. Шулай ук МФХ тәҗрибәсе өчен гадәти булган, кызыксынган затларның тариф чишелешләрен кабул итү процедурасына карата мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итүне җәелдерүнең дә үз җирлеге бар, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә бердәм мәгълүмат киңлеге оеша.
Россия МФХнең яңа тарифлар сәясәтендәге төп юнәлешләр арасында аралаш субсидияләүне этаплап юкка чыгаруны; "сарыфлар плюс" принцибыннан баш тартуны һәм "инфляция минус" принцибыннан файдаланып, базар индикаторларына күчүне аерып чыгаралар. Җайга салуны кертү, үзгәртү, туктату турында карарлар кабул итү җайга салынулы оешмаларның эшчәнлеген анализлау нигезендә дә, ләкин, шул ук вакытта принципиаль булган базарны анализлау нигезендә дә башкарыла. Тарифлар этаплап, базарның җайга салына торган һәм аларга берләштерергә мөмкин булган товар базарлары белән тиңләштерерлек индикаторларыннан файдаланып, яңадан баланслана. Дәвамлы тарифлар сәясәтен башлап җибәрү гамәлгә ашырыла. "Бу эш инфраструктура объектларының гамәлдәге озак вакытлы сафта булу циклларын исәпкә алып кына түгел, ә, иң мөһиме, – дип ассызыклады Анатолий Голомолзин, – җайга салынулы һәм аларга берләштерергә мөмкин булган базарларда баручы перспектива үзгәрешләрен дә исәпкә алып, тулаем алганда икътисадның дәвамлы рәвештә тотрыклы үсешен тәэмин итү зарурлыгыннан чыгып та башкарыла".
Анатолий Голомолзин билгеләп үткәнчә, 2016 елда кабул ителгән тариф карарлары илнең икътисадый үсешенә һәм иминлекле социаль-икътисадый торышына уңай тәэсир итте. Әйтик, гамәлдәге тышкы һәм эчке базарлар конъюктурасын, шулай ук макроикътисадый чикләмәләрне исәпкә алып, бизнес өчен газ бәяләре үзгәрмәде, халык өчен арту дәрәҗәсе 2% күләмендә тәшкил итте. Күмәртәләп сату базарындагы электр энергиясе бәяләре 6,5%ка артты (нигездә көндәш булучы күмәртәләп сату базарындагы бәяләр азрак артканда куәт өчен түләү хисабына). Электр челтәрләре компанияләренең тарифлары барлык категория кулланучылары өчен, халыктан кала, 3%ка артты. Халык өчен булган тарифлар 5%ка артты. Гражданнарның ТКХ өчен түләүләрен арттыру индексы 4%тан артмый. Нефтьне транспортлау хезмәтләре 5,76%ка кыйммәтләнде. Йөк ташуга бәйле тимер юл тарифлары 9%ка артты (шул ук вакытта нәтиҗәле ставка 7,5%тан югары күтәрелмәде). Тимер юл пассажирларына кагылышлы тарифлар 4%ка артты.
Чыгыш ясаучы шулай ук тарифларны җайга салуның дәвамлы сәясәтендәге, сыгылмалы тариф чишелешләрен куллануга һәм элемтә, тимер юл белән ташулар, аэропортлар һәм диңгез портлары эшчәнлегендә, электр энергетикасы өлкәсендә тарифларны җайга салуда дәүләти җайга салудан баш тартуда, нефть продуктлары, газ һ.б. базарларында оештырылган торглар системасын үстерүдә алынган тәҗрибә мисалларын китерде. Мәскәү хөкүмәтенең транспорт министры Лискутов, Санкт-Петербург губернаторының Мәскәүдәге вәкиле, Санкт-Петербург Водоканалының әлеккеге җитәкчесе Ф.В. Карамзинов чыгышларында, Россия МФХнең профильле идарәләре һәм төбәктәге тариф органнары җитәкчеләренең чыгышларында шулай ук тарифларны җайга салудагы төп проблемалар һәм механизмнарны камилләштерү юнәлешләре билгеләп үтелде.
Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Виталий Королев электр энергетикасын, ТКХ һәм ТКК белән эш итү өлкәсен җайга салудагы үзгәрешләр турында сөйләде, шулай ук өстәмә бәяләрне эталон хисаплау механизмы темасын да яктыртып үтте. "Быелның февралендә эталон методы нигезендә өстәмә бәяләр формалаштыру принципларына төзәтмәләр кертүгә кагылышлы документ Хөкүмәткә кертелде. Ул югары әзерлек дәрәҗәсендә. Быелгы язда әлеге документ кабул ителер һәм киләсе чорда тарифларны җайга салганда файдаланылыр дип көтелә". "Соңгы елда безнең тарафтан каты коммуналь калдыклары белән эш итү өлкәсендә җайга салуның норматив-хокукый базасын формалаштыру эше башкарылды", – дип ассызыклады Виталий Королев.
Тарифларны җайга салу буенча яңа концепция турында Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский да әйтеп узды: "Тарифлар билгеләү процедурасы законга нигезләнеп җайга салына һәм тулаем алганда тарифлар билгеләү процедурасына бәйле мәсьәләләрне китереп чыгара. Күпчелек өлкәләрдә тарифларны җайга салу кулдан режимда гамәлгә ашырыла, болай эшләгәндә тарифларны дискриминацияләүдән котылып булмаячак".
Тарифларны җайга салу темасын дәвам иттереп Россия МФХ карамагындагы Методика советы утырышы булды, аның кысаларында Россиянең берлык өлкәләреннән Төбәк энергетика комиссияләре вәкилләре докладлар һәм монополиягә каршы ведомства белән берлектә хәл итү зарурлыгы булган хәзерге проблемалар һәм гамәли мәсьәләләр турында чыгышлар ясады. "Тарифларны җайга салу мәсьәләләре Россия МФХнең 2016 елгы докладында "төп тема"га әверелде. Бу документта (проект Россия МФХ сайтында урнаштырылган) хәзерге вакытта сүз барган Россия МФХнең яңа тарифлар сәясәте стратегиясе тәкъдим ителә", – диде сүзен йомгаклап Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин.
http://fas.gov.ru/press-center/news/detail.html?id=49162
Фото РФ МФХ сайтыннан алынды