Дәүләт комитетының 2017 елның 21 февралендәге "Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау һәм раслау тәртибе" расланды.
Расланган документ инвестиция программалары проектларын әзерләү һәм карау тәртибенә карата таләпләр белән тулыландырылды:
– җайга салынулы оешма тарафыннан Дәүләт комитетына инвестиция программасы проекты белән тапшырыла торган нигезләүче документларның исемлеге тәгаенләштерелде;
– инвестиция программасы проектын раслау турында (инвестиция программасына үзгәрешләр кертү турында) гариза рәвеше билгеләнде;
– инвестиция программасы проектын раслаудан баш тарту һәм аны өстәмә эшләп бетерү өчен кайтарып бирү сәбәпләре тәгаенләштерелде;
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы (алга таба – Экспертлар советы) әгъзаларына проектны материаллары белән берлектә Дәүләт комитеты утырышларында инвестиция программаларын карау нәтиҗәләре турында карар кабул итү өчен карап тикшерүгә җибәрү зарурлыгы билгеләнде;
– җайга салынулы оешма тарафыннан раслау өчен инвестиция программасына үзгәрешләр кертү проектын тапшыру (тиешле елның 1 маена кадәр) һәм Дәүләт комитеты тарафыннан әлеге проектны раслау (тиешле елның 1 августына кадәр) чорлары билгеләнде.
Боерык белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында: http://kt.tatarstan.ru ("Дәүләт комитеты хакында" "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы" "Дәүләт комитеты тарафыннан җылы белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция программаларын карау турында нигезләмә" бүлегендә) танышырга мөмкин.