Энергия саклау программалары хакында

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларга 2017 елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча светодиод ярдәмендә яктыртылучы җайланмалардан законнарда билгеләнгән дәрәҗәдә файдалануга этаплап ирешү чараларын һәм моңа бәйле тиешле күрсәткечләрне җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына кертү хакында мәгълүмат җибәрү зарурлыгы хакында хәбәр итә.

Дәүләт комитеты тарафыннан 2016 елның 25 мартындагы 74, 75, 76 номерлы һәм 2016 елның 30 мартындагы 80 номерлы боерыклары белән расланган Җылы белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, су бүлү һәм ККК утильләштерү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләргә үзгәрешләр кертелде.

Хисапларны Дәүләт комитетына рәсми рәвештә җибәрергә, шулай ук аларны түбәндәге электрон почта адресларына да кабат җибәрергә кирәк: Chulpan.Hafizova@tatar.ru (җылы белән тәэмин итү һәм ККК өлкәсе), Gulnara.Korchashkina@tatar.ru (су белән тәэмин итү һәм су бүлү өлкәләре).

2016 елның 30 декабрендәге 433-436 номерлы боерыклар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин: "Документлар" > "Җайга салынулы оешмаларга" > "Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге" > "Энергия саклау программаларына карата таләпләр" (сылтама: http://kt.tatarstan.ru/rus/trebovaniya-k-programmam-energosberezheniya.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International