1 мартта Казанда муниципаль парковка хезмәтләре өчен түләү дифференцацияләнәчәк

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

1 мартта Казан Башкарма комитетының муниципаль парковка хезмәтләре өчен түләү тарифлары турындагы карарына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Документ буенча Театр, Ирек Мәйданы, Профессор Нужин, Толстой урамнарында парковка бәясе сәгатенә 70 сум тәшкил итәчәк. Г. Камал, М. Худяков, Г. Исхакый урамнарында – сәгатенә 30 сум. Калган урыннарда парковка бәясе элекке дәрәҗәсендә кала – сәгатенә 50 сум.

Шулай ук 1 марттан башлап муниципаль парковкаларга түләүне автоматлаштырылган тәртиптә тикшереп тору гамәлгә ашырылачак, алар түбәндәге адресларда урнашкан: Спартак урамының җөп ягында, А.Айдинов урамыннан башлап Һ.Такташ урамы кисешенә кадәр, шул исәптән "Караван" сәүдә комплексына керә торган урында; Һади Такташ ур. (урамның һәр ягында, М. Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урыннан башлап Спартак урамы киселешенә кадәр).

Казанның Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, транспорт чарасын түләүле муниципаль парковкага урнаштырган өчен вакытында түләмәү ТР КоАП 3.16 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартуга сәбәп була, штраф күләме 2500 сум тәшкил итә.

РФ ЭЭМИ Казан ш. буенча ЮХИДИ таләбе нигезендә, җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү максатларында, Б.Шаһиди урамы буенча (Г.Тукай ур. буенча 2 санлы йортның 1 корпусы янәшәсендә) трамвай юллары арасындагы җирдә 8 машина куюга исәпләнгән муниципаль парковка 2017 елның 1 мартыннан башлап гамәлдән чыгарыла.

http://www.kzn.ru/news/57936-s-1-marta-oplata-uslug-munitsipalnyh-parkovok-kazani-budet-differentsirovana

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International