ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Россия чаңгы юллары-2017" ярышларында катнашты

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

18 февральдә "Россия чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды, анда 20 мең тирәсе казанлы катнашты. Татарстан башкаласында чара берьюлы өч мәйданда – Горки-Әмәт урман паркында, Казансу елгасы уйсулыгында (Гаврилов урамы буенча) һәм Юдино поселогының "Локомотив" стадионында узды.

Казанда яшәүчеләр белән бергә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә стартка чыкты, алар төп мәйдан буларак күптән түгел төзекләндерүдән соң  ачылган Горки-Әмәт урманын сайлады. Шулай ук гаилә стартлары да булды, җитәкчеләр чапты, ветераннар узышты, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең старты һәм массакүләм чабышлар булды.

10 мең кеше, шул исәптән ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары, мәктәптә укучылар, район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, спорт ветераннары һәм чаңгы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы башка кешеләр 2017 метрлы дистанциягә чабу теләген белдерде.

"Россия чаңгы юллары" Казанда һәр ел саен үткәрелә, массакүләм ярышларда катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел иң өлкән чаңгычыга 91 яшь тулган, иң нәниенә – 5 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International