Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2017 елның 17 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. "Жилищная основа" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең энергия кабул итү җайланмаларын "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү хакында.

2. "Татэнерго" акционерлык җәмгыяте филиалы - Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына "АМ Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты - "Чернышевский ур. буенча кунакханә"не аерым тәртиптә тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.

3.  "Татэнерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Казан ш. Идел буе районы, Лебедев ур., 18 буенча КТЭЦ-1 җитештерү мәйданчыгы"н Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International