1 марттан башлап Казаннан Түбән Новгородка авиарейслар старт ала

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда һава юлы буенча төбәкләргә ташулар челтәре җәелдерелә. 1 мартта Казан-Түбән Новгород-Казан һәм Пермь-Самара-Пермь маршрутлары ачылачак. 15 февральдә Казан-Пермь-Казан юнәлеше ачылды. Барча рейслар да "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2017 елда авиакомпаниядә барлыгы 15 субсидияләнүче маршрут гамәлдә булачак. Рейсларның барысы да төбәкләр: Татарстан Республикасы, Самара, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәләре бюджетларыннан өстәмә финанслана, дип хәбәр итә "ЮВТ Аэро" АҖ матбугат хезмәте.

Компания вәкилләре сүзләренә караганда, авиаташуларга ихтыяҗ зур булачак, чөнки бу юнәлешләр әле 2016 елда ук үзләштерелгән һәм аларга пассажирлар тарафыннан сорау зур булган.

http://www.kzn.ru/news/57816-1-marta-startuyut-novye-aviarejsy-iz-kazani-v-nizhnij-novgorod

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International