Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "Жилищная основа" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең энергия кабул итү җайланмаларын "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
2. "Татэнерго" акционерлык җәмгыяте филиалы - Казан җылылык челтәрләренең җылы белән тәэмин итү системасына "АМ Групп" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты - "Чернышевский ур. буенча кунакханә"не аерым тәртиптә тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү килештерү хакында.
3. "Татэнерго" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Казан ш. Идел буе районы, Лебедев ур., 18 буенча КТЭЦ-1 җитештерү мәйданчыгы"н Казан шәһәре "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм карап тикшерү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.