Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. "СТРОЙГРУПП" җитештерү-коммерция үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., ЗЯБ поселогы, 14/01 блок А һәм Б адресында урнашкан күпфатирлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
2. "СТРОЙГРУПП" җитештерү-коммерция үзәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Чаллы ш., ЗЯБ поселогы, 14/01 блок А һәм Б адресында урнашкан күпфатирлы торак йорт"ны "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
3. "Казан тәрәзәләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Тэцевская ур., 4 буенча торак комплексы"н Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
4. "Казан тәрәзәләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объекты – "Тэцевская ур., 4 буенча торак комплексы"н Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.